Норлат авыл җирлегендә Республика көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
Республикабыз көне уңаеннан авылыбызның Ярминкә мәйданында Иделаръягы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан җырга-моңга бай бәйрәм концерты булып узды.
– Татарстаныбызда төрле милләт халыклары дус һәм тату яши. Бүген дә ярминкәдә сатучылар, сатып алучылар арасында нинди генә милләт вәкилләре юк иде. Телләр төрле булса да, моң берләштерә, дуслаштыра. Күрше Чувашиянең Урмар районыннан килгән сатучы кызлар да, бик матур җырлыйлар, диеп, сокланып карадылар. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Быел Сабантуйны зурлап уздыргач, авыл көнен биредә генә билгеләп үтәбез, дип килештеләр. Дөрестән дә, барыбызга да билгеле вәзгыять, күңел ачуларны киләчәк, тыныч көннәргә калдыру кулайрак. Әмма авылыбызның илле ел бергә тату гомер кичергән хөрмәтле парлары Альберт-Сания Илмөхәммәтовлар, Марат-Мөршидә Мөхетдиновлар җирлек башлыгының Мактау хатлары, бүләкләренә ия булды. Шулай ук алтмыш яшьлек юбилее белән әфганчы Юныс Газимҗанов та котлаулар, бүләкләр кабул итте.
Махсус хәрби операциядәге егетләребезне дә онытмыйбыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез. Дөньялар гына тыныч булсын, бәйрәмнәр дә булыр, исән-сау булыйк, диеп, теләкләрен җиткерде Илдус Мансур улы.
Көн дә кояшлы, җылы булды, үзләренең моңлы, дәртле җыр-биюләре белән күңелне күтәргән мәдәният хезмәткәрләренә, җитәкчеләре Рамил Гобәйдуллинга уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, – дип сөйләде Розалия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев