Ни өчен Кече Шырдан авылында мәчет каршысында баганада ут янмый
Сорау-җавап
– Мәчет каршысында баганада ут янмый. Лампочка куяр өчен заявка бирелгән дигәннәр иде. Норлат электр челтәре һич килеп куймый. Кызлар, бәлки сез ярдәм итәрсез, ә?
Кече Шырданнан укучыгыз.
Әлеге сорауга Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов ачыклык кертте:
– Бу утка Норлат электр челтәренең бернинди катнашы да юк. Урам утларын карый торган оешма бар. Алар безнең район җирлекләренә хезмәт күрсәтә, заявка бирдек. Анда лампочка гына алыштырасы түгел, плафонын да карарга кирәк. Килгәннәрен көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев