Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында МХОда катнашучы егетләр өчен дроннарга каршы саклау челтәрләре үрәләр

Бу челтәрләрнең солдатлар гомерен саклап калудагы бәһасе бик зур.

Аларны үрү күп көч һәм вакыт таләп итә. Мәдәният йортында әзерләнгән бер сетка 14x4 метр зурлыкта. 14 метр озынлыкта ике катлап 85 җеп сузылган, барлыгы бу сеткада 2100 күзәнәк бар.

– Фронт өчен файдалы эш эшлисебез килә. Тынычланып та кайтабыз. Кеше арасында булу, күңелдә яхшы теләкләр белән яшәү, җиңүгә үз өлешеңне кертү теләге безне берләштерә, – ди волонтерлар.

– Шушы изге эштә катнашканыгыз, МХОдагы егетләргә акчалата ярдәм иткәнегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын сезгә! – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев