Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында «Һөнәрләр калейдоскобы» узды

«Пушкин картасы» дәүләт программасы яшьләргә мәдәният учреждениеләренә ирекле керү һәм төрле белем бирү чараларында катнашу мөмкинлеге бирә. Бу юлы Мулла Иле мәдәният йорты бу проект кысаларында «Һөнәрләр калейдоскобы» дип исемләнгән уникаль чара үткәрде.

Чараның төп максаты – яшүсмерләргә төбәгебезнең борынгы һөнәрләрен таныту, аларның милли гореф-гадәтләргә кызыксынуын уяту. Буыннан-буынга күчеп килгән һөнәрләр – йон эрләү, итек басу, бәйләү-чигү – безнең бабаларыбызның көнкүрешендә төп урыннарның берсен алган. Алар бары тик һөнәр генә түгел, ә халыкның акылы, матурлык тойгысы һәм сабырлыгы символы булып тора.

Чара барышында катнашучылар йон эрләүнең борынгы ысуллары белән якыннан танышты. Аерым игътибар эрләүнең төп кораллары – каба һәм орчыкка бирелде. Балалар аларның ничек кулланылуын күреп кенә калмыйча, үзләре дә берникадәр тәҗрибә тупларга өлгерде. Шулай ук чигү осталыгы үрнәкләре күргәзмәсе оештырылды, анда төрле бизәкле сөлгеләр, тастымаллар, түбәтәйләр күрсәтелде.

Бәйге-викториналар, уеннар аша яшүсмерләр һөнәрләрнең тарихын һәм аларның хәзерге тормышта да әһәмияте саклануын аңлады. Оештыручылар әлеге чара яшь буында патриотлык хисләре, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Борынгы һөнәрләрне белү һәм кадерләү – безнең бурыч. Мәдәният йорты алга таба да «Пушкин картасы» буенча кызыклы чаралар оештырып, яшьләрне милли мирасыбызга тартырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев