Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен «Бергә уйнау күңелле» дип аталган өстәл уеннары үткәргәннәр
Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел.
- Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге компьютерлар заманында да алар популярлыгын югалтмый. Балаларга бигрәк тә домино, шашка уеннары ошый, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев