Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты янында «Балалар – тормыш чәчәге» дип исемләнгән бәйрәм узды

Балалар – зур бәхетнең кечкенә чаткылары, тормышыбызны бизәүче чәчәкләр.

- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан без китапханә белән берлектә Мулла Иле мәдәният йорты янында "Балалар – тормыш чәчәге" дип исемләнгән бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм булгач, уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни?

Балалар белән төрле уеннар уйнадык. Уеннарда катнашкан һәрбер бала приз алды, җиңүчеләр бүләксез калмады.

Бәйрәм уздыруда ярдәм иткән:
Хәмидуллина Альмира
Гизатуллина Дания
Хәлилова Рәвия
Шәрифуллина Ландыш
Гизатуллин Илназ-Әдилә
Әдиятуллина Әминә
һәм мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бәйрәм беткәч мәдәният йорты каршында "Тормыш сызыгы" хәйрия фонды буенча эш алып баручы Болдырева Анастасия балаларга мастер класс күрсәтте. Шулай ук призлар таратты.

Бәйрәм көнендә балаларны сөендергәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне күренмәгән яклардан сөендерсен. Сау-сәламәт булыгыз.
Ә без җир йөзендә яшәүче һәр баланың тату, ныклы гаиләдә, бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча үсүен, гамьсез балачак кичерүен, әти-әнисенең, якыннарының күңел яктылыгын, пар канатлар назын тоеп яшәвен телибез. Балаларның шат елмаю-көлүләре яшәешебезне яктыртысын тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк итсен. Һәрбер бала сәламәт, бәхетле булып үссен иде дигән теләктә калабыз, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев