Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле – борынгы авыл

Әтием Равил Сәйфетдинов әлеге шигырен 2015 елда авылның 775 еллык юбилеена багышлап язган. Ул гомере буе туган ягын, аның матур табигатен, гүзәл кешеләрен мактап, данлап җырлады. Мулла Иле һәм районыбыз тарихын өйрәнде.

Бәхет үзәненнән Зөя ага,
Көн-төн уяу, көн-төн хезмәттә.
Аны саклап, таулар сузылып ята
Мәңге черем иткән халәттә.

Нинди хозур шул тауларга менеп
Карап тору ерак-еракка.
Биниһая иркен киңлекләрне
Күңелем белән алам кочакка.

Иркәләнеп рәхәт иркенлектә,
Иң-иң үзәк җирдә – уртада
Җәйрәп ята данлы Мулла Илем,
Шөһрәт алып эштә-җырда да.

Урамнары сузылып чакрымнарга,
Тигез рәтләр булып тезелеп,
Сигез гасыр буе яши авыл,
Биш йөз йортка утлар тергезеп.

Әтием Равил Сәйфетдинов әлеге шигырен 2015 елда авылның 775 еллык юбилеена багышлап язган. Ул гомере буе туган ягын, аның матур табигатен, гүзәл кешеләрен мактап, данлап җырлады. Мулла Иле һәм районыбыз тарихын өйрәнде. Аның соңгы китабы булган «Аксакал язмалары»нда авылыбызның борынгы чорлардан башланган тарихы бик җанлы ачыла.

Әйе бу бик борынгы (кадими) авыл. Безнең бабаларыбыз Муллагол, Шәехбиләр нигез салган авыл буларак, без аның 785 еллык тарихын белсәк, кешеләр яши башлаган урын буларак, аның үткәне тагын да тирәнрәк. Кайчандыр бүгенге Әрә үзәне буйлап калын урманнарны аралап, мул сулы елга агып яткан. Тау итәкләреннән чишмәләр чыгып торган.

Шуңа да мондый уңайлы урынны кешеләр инде Муллагол бабайга кадәр бик күп еллар алда үз итәргә өлгергән. Мин туып үскән йорт Мулла Иле авылындагы Олы урамның үзәк бер җирендә – Әрә елгасы үзәне буендагы кашлы (калку) урында урнашкан. (1926 елда бөтен авылны су басканда да, безнең тирәдәге йортларга су кермәгән). Анда таштан, сөяктән ясалган бик борынгы эш кораллары табыла тора (таш гасыры табылдыклары). Бронзадан ясалган сөңге очлыгы да бар. Безнең авылда археологларга эш җитәрлек.

Моннан берничә мең еллар элек үк бу җирләрне кешеләр үз иткәннәр икән, әле киләчәктә дә җәннәт кочагыдай бәхет үзәнебез кешеләрсез тормас. Иң мөһиме: алар Муллагол бабайлар токымыннан булса иде.

Рөстәм Сәйфетдинов.
Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбе директоры, югары квалификацион категорияле, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев