Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылы асыл егетләрен хәрби хезмәткә озатты

Бу арада армия яшенә җиткән егетләр, аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч көннәр булды.

Армия – чын ир-егет булып кайтырга, алдагы тормышка план корырга, үз-үзеңне аңларга өйрәтә торган җирләрнең берсе.
Армия сафларына илебезне сакларга Мулла Иле авылыннан өч егет - Булюхин Руслан Олег улы, Зиннуров Булат Фирдәвес улы һәм Бикмөхәммәтов Рәзил Рәдиф улы китте. 

Армия хезмәте хәзер бер ел гына булса да, аерылышу сагышлы шул инде. Әниләрнең күзләре яшьләнә, әтиләр үзләрен никадәр генә тыныч тотсалар да аларның да борчылулары йөзләренә чыга.

- Армиягә яраклы егет үстерү, әти-әни өчен һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Егетләргә без бары тик ак юллар, ә аларны үстергән әти-әниләренә күркәм сабырлык, саулык-сәламәтлек телибез.

Безнең Мулла Иле авылы егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлар дип ышанап калабыз.

Яшьләргә хәрби хезмәткә барудан курыкмаска, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәргә киңәш итәр идек. Армия егетләрне физик  яктан да, рухи яктан да чыныктыра, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев