Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәчет лагеры дәвамлы булсын

Күлбаш авылы мәчете каршында эшләгән лагерьның тәмамлануы уңаеннан балалар өчен бик күңелле кичә үткәрелде.

Ул-кызларыбызның шушы аз гына вакытта күп нәрсәләргә өйрәнүе, әлбәттә, без әти-әниләр өчен шатлык лы. Алар өчен әхлак, тәрбия дәресләре ял вакытларында да бик мөһим булып тора.
Иманлы бала беркайчан да туры юлдан чыкмый, начар эшләр кылмый. Алга таба да мәчетебезгә халык теләп йөр сен, балаларыбыз төпле белем алса иде дигән теләктә без. Бүген исә барлык әти-әниләр исеменнән дә, мең рәхмәтләребезне мәчетебезне яшәтеп, җитәкләп килүче хөрмәтле Искәндәр хәзрәт Шакировка җиткезәбез! Ул башлап җибәрмәсә, мондый эшләрне без белмәс идек тә. Чиксез рәхмәтләребезне остазыбыз Фәридә апа Сафиуллинага әйтәбез. Төрле холыклы, төрле яшьтәге балалар белән эшләп, шундый уңышларга ирешү ансат түгел, сез бик уңган, үз эшегезнең остасы, булган кеше. Бәйрәмне оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә дә Аллаһның әҗер саваплары булсын.
Балалар чиксез шат калды. Туган көн, Сабантуй кебек бәйрәмнәр генә түгел, нәкъ менә дингә, тәртипкә илтә торган чаралар да күбрәк булсын иде. Балалар белән бергә мәчеткә әти-әниләр дә килеп, белмәгән, ишетмәгән мәгълүматлар алып, иманнарын баетырга омтылсын иде. Дәвамлы эшләр булыр дигән теләктә калабыз!
Чын күңелдән ил-көннә ребезгә тынычлык, барчабызга саулык, иман байлыгы теләп, Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Зур Күлбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев