Дуслар, налетай!
Кыш бабай белән сөйләшеп, складларны бушатырга карар кылдык: карны бушлай таратабыз! Сыйфаты шәп — ап-ак, йомшак, ГМОсыз, экологик чиста. Төяп җибәрүе дә бездән — бер тиен түлисе юк!
Мондый «щедрость» тарихта булганы юк иде әле. Үзегезгә алыгыз, күршегезгә кыстырыгыз, теләсәгез кая куегыз — без кызганмыйбыз!
Кемгә җитми, кемгә күбрәк кирәк — кичекмәстән Марат Минһаҗевка мөрәҗәгать итегез.
Ашыгыгыз, яз җитсә, бу «дефицит» товар үзеннән-үзе эреп юкка чыгачак!
Нет комментариев