Шатлыклы хәбәребезне җиткерәбез, дуслар.
Күгеш авыл җирлегенә шушы көннәрдә өр-яңа “МТЗ 82.1” тракторы кайтты. Ул ТР Рәисе программасы буенча отылган грант акчасына алынган. Билгеле булганча, быел мондый грантка Күгештән тыш районның Олы Яке, Карамалы Тау җирлекләре дә лаек булган.
-Ике миллион сум күләмендәге грантны авыл җирлеген үстерү максатларында тотарга була. Мин инде ничә елдан бирле авыл халкына трактор алырга вәгъдә иткән идем. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Әлеге техника кышын карлар чистартырга һәм башка ихтыяҗларга тотылачак. Әле безнең 194 мең 580 сум акчабыз янга да калды, анысына төягеч (погрузчик) алабыз, - дип шатлыгы белән уртаклаша Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.
Нет комментариев