Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә булган фаҗиганең сәбәбе билгеле

Карак керсә, бер әйбереңне алып китәр, ут керсә, бер әйбереңне дә калдырмас, ди халык мәкале.

Дөрестән дә, башына төшкән кеше өчен зур кайгы ул янгын. Узган атнада Күгәйдә булган фаҗига барчабызны да тетрәндерде. Үзәк урамдагы Гафаровлар йорты бер мизгелдә янып көлгә әйләнде.

Бу йортта күптән түгел «Яшел Үзән» журналистлары да, әлеге күркәм гаиләне газетага язу максатыннан, булган иде. Хуҗаларның озак еллар үз тырышлык­лары белән булдырылган, зәвык белән эшләнгән, җылылык бөркелеп торган искитмәле өй иде ул. Ни кызганыч, Гөлсу һәм Марсель Гафаровлар гаиләсенә хәләл көчләре белән туплаган байлыкны югалтырга туры килде. Ут иртән сигез тулып киткәч чыга. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы ала. Ул өйдә кеше калмавын, газ баллоннары булмавын аңлата. Нәтиҗәдә, барлыгы 97 кв. метрда – йорт, хуҗалык сарае, мунча янып бетә. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хәбәр итүенчә, әлеге фаҗиганең беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
 

- Кадерле туганнар, дуслар, авылдашлар, безнен кайгыны интернет аша белүче кардәшләр! Шушы көннәрдә безнең гаиләбезгә бик зур кайгы кичерергә туры килде. Өебез янып, бернәрсәсез калдык. Шушындый авыр вакытта ярдәм иткән бар туганнарга, дусларга авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер авылларда кызу эш өсте булуына карамастан, янган йортыбызны җыештырыр­га бөтен авыл халкы җыелды. Бер генә кеше дә битараф калмады. Норлат янгын сүндерүчеләренә, күрше авыллардан, хәтта күрше районнардан матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтебез чиксез. 55нең теге ягына чыккач, кешедә кунып йөрү жиңелләрдән түгел. Иң мөһиме, исән-сау калганыбызга Ходайга рәхмәтлебез. Ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да зур рәхмәтебез. Безнең кебек кайгы-хәсрәтне берегезгә дә күрергә язмасын, – дип илтифатын җиткерә Гафаровлар гаиләсе.
 

Әлбәттә, Гафаровлар гаиләсе бүгенге көндә тормышларын өр-яңадан башлау өчен безнең ярдәмгә мохтаҗ. Тапталган сүзләр булса да языйм әле, тамчыдан күл җыела, диләр. Чынлап та шулай. Бу изге бәйрәм көннәрендә бәлки кайберләрегез сәдакане кемгә бирергә белми торгандыр. Гомумән, битараф булмаган райондашларыбыз, сезгә мөрәҗәгать итәбез: кем күпме булдыра ала, Гафаровлар гаиләсенә булышыйк! Акчаны түбәндә күрсәтелгән номер буенча күчерә аласыз.

8 9172959462 – Гөлсу Варисовна Гафарова исеменә, Сбербанк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев