Күгәй халкы бердәм: «Башлыгыбызга — бишле!»
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй халкы бердәм: «Башлыгыбызга — бишле!»

Күгәй җирлегендә узган хисап сессиясе үрнәк булырлык дәрәҗәдә — оешкан төстә һәм җанлы үтте. Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова үз чыгышында авыл тормышының казанышлары белән беррәттән, хәл итәсе мәсьәләләрне дә ачыктан-ачык күтәреп чыкты.

Биредә авыл өчен янып-көеп торган, туган җирен чын күңелдән яраткан халык яши. Күгәйлеләр сессиядә бик актив булдылар: үзләрен борчыган сорауларын биреп, уңай җаваплар алдылар. Халыкның үз башлыгына булган хөрмәте сокландыра!

Район Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров: «Авыл җирлеге башлыгына нинди билге куябыз?» — дип мөрәҗәгать иткәч, халык бертавыштан: «Бишле!» — дип җавап бирде. Бу — иң югары бәя һәм зур ышаныч билгесе

Тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә, Әлфия Зыякаева язмасында укый аласыз.

Хисап сессиясеннән Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев