Күгәй мәдәният йортында «Ак яулыклы әнием» әдәби-музыкаль кичәсе узды
Әниләр көне уңаеннан Күгәй авылы мәдәният йортында «Ак яулыклы әнием» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Әни, әнием, әнкәй! Бу сүзне назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне, мәхәббәтне һәм хөрмәтне шушы гади, ләкин бик тирән мәгънәле сүзгә салабыз.
Кичәдә укылган шигырьләр, сөйләнгән сүзләр һәрбер ананың йөрәгенә юл тапты. Моңлы җырлар, дәртле биюләр күңелләргә күтәренке рух, йөрәкләргә җылылык бүләк итте.
– Аналарның мәңгелек сафлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртуы безнең тормышыбызның иң мөһим нәрсәсе. Бу кичә безгә шундый кыйммәтле мизгелләр бүләк итте – бергә утырып җырладык, йөрәкләребезне җылыттык, – дип сөйли Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров.
Аналарыбызга бәйрәм көнендә генә түгел, һәр көнне дә рәхмәт әйтергә онытмыйк. Алар – безнең яшәешебезнең мәңгелек яктылыгы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев