Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында Бөек Ватан сугышы геноциды корбаннарын искә алуга багышланган рәсем конкурсы узды

Тарихи хәтер — безнең бурыч. Шуңа күрә Күгәй авылында мәктәп укучылары өчен «Геноцид юк» дип исемләнгән махсус рәсем конкурсы оештырылды.

Бу чара нацистларның Бөек Ватан сугышы елларында совет халыкларына каршы геноцид сәясәтен алып барганны искә алуга багышланган иде.

Чара барышында сәнгать җитәкчесе балаларга геноцид төшенчәсенең асылын, аның кешелеккә каршы иң авыр җинаятьләрнең берсе икәнен җентекләп аңлатты. Ул сугыш чорындагы архив мәгълүматларына, шаһитлар истәлекләренә таянып, нацистларның безнең ил халыкларын: русларны, татарларны, яһүдләрне, украиннарны һәм башка милләт вәкилләрен ничек эзәрлекләве, аларны ачлыкка, газапка, үлемгә дучар итүе турында сөйләде.

Балалар, күңелләрендә тупланган тирән хисләрне кәгазьгә төшерделәр. Рәсемнәрдә сугыш авырлыгы, халык сабырлыгы, әмма иң мөһиме — тынычлыкның бәясе чагылды. Балалар илдәге тынычлыкның бар нәрсәдән дә кадерле икәнен, сугыш афәте кире кабатланмаска тиешлеген тагын бер кат аңладылар.

Мондый чаралар — яшь буында тарихи хәтерне саклауның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе. Алар балаларда үткәнгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра, милләтнең гореф-гадәтләрен, көрәш рухын, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Онытылган тарих — югалтылган киләчәк. Һәм Күгәй авылында үткәрелгән конкурс — шул хакыйкатьнең тагын бер дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев