Күгәй авылында «Балачак кыңгыравы чыңласын» дигән бәйрәм узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында «Балачак кыңгыравы чыңласын» дигән бәйрәм узды

Яшел Үзән районы Күгәй авылында Халыкара балаларны яклау көненә «Балачак кыңгыравы чыңласын» дип аталган балалар сабантуе үткәрделәр.

Мәйданда бәйрәм рухы өстәп матур җырлар һәм көйләр яңгырады. Чараны оештыручылар кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләгән иде. Сабантуй барлык катнашучыларга күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хатирәләр бүләк итте.

Фотолар: Күгәй мәдәният йорты Вк сәхифәсеннән


Нет комментариев