Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Килен – каенана туфрагыннан (редакциягә килгән хат)

Минем каенанам Борһанова Зәйтүнә. Акъегет авылында Миңнулла бабай белән Рәхилә әби гаиләсендә, 1950 елны беренче кыз бала булып дөньяга килә.

Биш бертуган булалар, кызганычка, 2010 елны бертуган сеңлесе Роза апа вафат була. 1972 елны кайнатам белән гаилә корып җибәрәләр. Илдус белән Илнур исемле уллар тәрбияләп үстерәләр. Зәйтүнә әни 33 ел бергә каенанасы Кәримә әби белән бик матур яшәде. Әни 22 ел Акъегет мәктәбендә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Әти (каенатам) йөрәк белән авыру сәбәпле, әни эштән китәргә мәҗбүр була. Әти белән әни 40 ел бергә, күп гаиләләр сокланырлык итеп гомер кичерде.

Без ирем Илнур белән 2002 елның ямьле июль аенда, минем туган көндә өйләнештек. Ике каенана янына, укытучылык династиясе 281 ел булган гаиләгә килен булып төштем. Кәримә әби (каенатамның әнисе) мине бик яратты һәм үз итте. Әби шундый чиста, акыллы, бик сабыр кеше иде. Яшьли тол калган. Дүрт малаен берьялгызы аякка бастырган. Авылыбызның «Ак әби»се иде ул. Кәримә әби белән төп йортта, 4 ел бергә яшәп калдык.

Зәйтүнә әни белән 23 ел бергә тату гомер кичерәбез, Ходайга мең шөкер. Балаларны тәрбияләү буенча иң зур таянычым әни булды. Өч баланы да, бала табу йортыннан алып кайткач, әни белән бергә ваннада юындыра идек. Бишек җырлары җырлап, бишектәге баланы йоклатырга ярдәм итте. Минем өчен әни иң кадерле кешем. «Каенана» дип әйтергә телем дә бармый. Чөнки, 2003 елда зәхмәт авырудан, үз әнием вафат булды. Мин үземне беркайчан да әнисез кебек хис итмәдем. Чөнки, янәшәмдә алтынга тиң әни булды. Ул мине юатты, җылы сүзләрен беркайчан кызганмады. Әни, без эштән кайткан төшкә, көндезге ашны пешереп, балаларны ашатып куя иде. Безнең ишеккә йозак элгән чаклар бииииик сирәк. Әнигә мин гомерем буе рәхмәтле һәм башымны түбән иям. Әни холкы буенча бик җитез, тырыш, туры сүзле, белемле кеше. Безнең әни белән характерлар шуның кадәр туры килгән. Каенана туфрагыннан яратылган инде мин.

Әнинең бүгенгесе көндә биш оныгы, ике оныкчыгы (бер кыз, бер ул – олы улы Илдус белән Рәисәнеке, ике оныкчыгы – Илдус белән Рәисәнең оныклары, өч бала ирем белән безнеке) бар, Аллаһка шөкер. Исән-сау гына була күрсеннәр.

Әни оныкларын гел үзе белән ияртеп йә Казан, йә Санкт-Петербург шәһәренә сеңлесе янына да чыгып китә иде. Үзе генә түгел, балалар белән сәяхәт итәргә яратты.

Әнигә быел гыйнвар аенда 75 яшь тулды. Без аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәте теләп калабыз.

Төп йортта бергә яшәгәч, безгә гел кунаклар кайта. Ерак аралардан кайтучы туганнарыбыз, әнинең бертуганнары, олы улы Илдус гаиләсе, балалары, оныклары гел әни, дәү әни дип, кочып алып, хәлләрен белеп китәләр.

Ә мин исә, кызларым белән бергә, тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, кунак итәргә бик яратабыз. Гел шулай туган җанлы, әниле-кызлы булып, ирем белән тигезлектә, балалар рәхәте күреп, киләчәктә безгә дә әйбәт каенана, каената булып яшәргә насыйп булсын.

Рәшидә Борһанова. Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев