Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кемнедер тәмле ризыкларыбыз белән шатландырабыз икән, димәк, без дөрес юлда» - Алия Абдуллина

Язмам герое сөйләве буенча, Карагуҗада яшь гаиләләр күп һәм аларның күбесе бер-берсе белән туган да әле. Туган булып кына калмыйча, якын итеп аралашып, бәйрәмнәрне, Коръән ашларын бергә уздырып, тату яшиләр. Гөлчәчәк ире Фәнилнең туганы Алия белән гадәттә, табыннар корганда гел бергә була. Чөнки икесенең дә кулы аш-суга бик оста.

Җитмәсә, Алия һөнәре буенча да пешекче. Бервакыт туганнар аларга кейтеринг белән шөгыльләнеп карамыйсызмы, сез бу өлкәдә югалып калмас идегез дип, кызыклы тәкъдим ясый. Укучыларыбыз арасында кейтеринг сүзен аңламау­чылар да бардыр. Гади тел белән әйткәндә – кунакларны сыйлый торган күчмә ресторан ул. Ягъни, бу эш белән шөгыльләнүчеләр кирәкле продукт­ларны үзләре алып килеп, мул табын әзерли. Әйтик, ниндидер бәйрәм үткәрәсегез бар, ди. Әмма вакытыгыз да, мөмкинлегегез дә юк. Бу очракта кейтеринг ярдәмгә килә.

– Иң әүвәл үзебезнең ниятебезне авыл халкына җиткердек, «сарафан» радиосы аша бу хәбәр тиз таралды. Нәкъ өч ел элек октябрь аенда күрше Олы Якегә табын әзерләргә чакырдылар. Гөлчәчәк эштә булу сәбәпле, үзем генә бардым. Ул шәһәрдә яшәүче ханым булды, Казанда шәфкать туташы булып эшли икән, без әзерләгән ризыкларны эшенә дә алып барган. Менә шуннан тирә-як­ка осталыгыбыз таралды. Күпләр хәзер табынга ят ризык әзерләргә тели. Без үзебезнең менюны тәкъдим итәбез. Заказ бирүче кайберләрен төшереп калдырырга яки өстәргә мөмкин. Биектау районы авылларына еш чакыралар, атнасына икешәр дә барабыз. Казан, Яшел Үзәндә узучы бәйрәм табыннарын да бизәргә йөрибез. Моннан тыш, кыстыбый камыры, бәлеш, гөбәдия­ләргә дә заказ бирүчеләр күп. Ашны өйдән пешереп, суынмасын дип төреп тә барган чаклар була. Иң мөһиме – безнең хезмәтебезгә ихтыяҗ бар, кемнедер тәмле ризыкларыбыз белән шатландырабыз икән, димәк, без дөрес юлда, – дип сөйли үз эше хакында Алия.

Алия һәм Динар Абдуллиннар тумышы белән икесе дә Карагуҗадан, хәтта бер сыйныфта укып белем алганнар. Алия күрше урамга гына килен булып төшә, бәхетен читтән эзләми. Төп йортны яңартып, зурайтып, каенанасы белән дус-тату яшәүләре, өч кыз тәрбиялиләр. Ире Биектау районында Вертолет заводы филиалында пилотсыз очкычлар ясый.

Кайгысы да, шатлыгы да уртак

Бу Карагуҗа егетләренең һәммәсе дә шулай алтын куллы осталармы икән соң дип гаҗәпләнерлек! Фәнил дә, Динар да өй салганда бөтен хезмәтне үзләре башкара, өмә ясап, туганнар да булышлык күрсәтә. Чит кеше чакыртып эшләткәннәре юк. Туганнарның бердәм булулары хакында язмам башында ук әйткән идем инде, исәп­ләп карасаң, 9 йортта яшиләр икән. Алдан әйтмичә генә гади бәйрәмгә җыелган чакта да, 30лап булалар. «Менә шул 30 кешене сыйлый-сыйлый табын әзерләргә өйрәнеп беттек инде», – дип көлә Алия белән Гөлчәчәк. Аннан, бәйрәмдә генә түгел, авыр чакта да теләктәшлек белдереп, кайгы-шатлыкларны уртак итеп бүлешеп яши белә язмам геройлары. Тормыш бит ул сикәлтәсез генә узмый…

Алия Гаязова мәкаләсенең ахырын «Яшел Үзән» газетасының №42 (25 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев