Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылында яшәүче Илһамия Гали кызы Сибгатуллина 90 яшьлеген каршы алды

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов Кече Шырдан авылында яшәүче Илһамия Гали кызы Сибгатуллинаны 90 яшь тулган көне белән котлады.

Илһамия Гали кызы 1935 елның 2 июнендә Олы Ачасыр авылында 9 балалы гаиләдә дөньяга килә. 6нчы сыйныфны тәмамлагач урак урырга керешә, фермада эшли. 31 яшендә Кече Шырдан авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Госман белән бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Ләкин озак тигез гомер итәргә язмый аларга, Госман абый яшьли үлеп китә. Илһамия ханым гомер буе сыер савучы булып эшләгән, бозаулар караган.

Бүгенге көндә яратып туймаслык 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картлык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев