Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәмдә Яңа ел кичәсе узды

31 декабрь кичендә Карашәм мәдәният йортында иске елны озатып, яңасын каршы алу бәйрәме гөрләп узды.

- Бу кичә авылдашларыбыз өчен чын бәйрәм бүләге булды: кызыклы конкурслар, күңелле биюләр һәм җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Күпләр лотерея уенында катнашып, бәхетен сынап карады.

Бәйрәмнең иң көтелгән кунаклары — Кыш бабай белән Кар кызы авылдашларыбызны котларга килеп, кичәгә ямь өстәделәр.

«Яңа елда сау-сәламәт булып, тыныч тормышларда, бәхетле булып яшәргә язсын барыбызга да!» — дип изге теләкләрен җиткерә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев