Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Юынчым – юанычым

Җәй ул – берүк вакытта кызу эш, ял һәм матур бәйрәмнәр чоры

Алдан сабантуйлары гөрләсә, аңардан соң уздырыла торган «авыл», «чишмә» – кем ничек атый – бәйрәмнәре районыбыз авылларында әлегә кадәр дәвам итә. Һәм алар күңеллелеге, масштабы, матурлыгы һәм байлыгы белән Сабан туеннан бер дә калышмый, узып китмәсә әле.


Узган ялларда «Юынчым – юанычым» дип исемләнгән авыл бәйрәме, ике төрле атамасы булган авылда – Сүнчәләй-Юынчыда узды. Искиткеч дәрәҗәдә матур, күңелле оештырылуы турында даны шәһәргә дә килеп җитте аның.

Биредә бу чараның чыгымнарын авыл халкы белән күтәргәннәр. Бүләкләрнең, сый-хөрмәтнең муллылыгыннан һәм бәйрәм урынының бик матур бизәлешеннән чыгып, юынчыларның бу эшкә теләп өлеш кертүләре күренеп тора.

– Алдан балалар һәм олырак яшьтәге хатын-кызлар татарның милли киемнәрен киенеп авыл көненә бирнә җыйды, үзенә аерым бер бәйрәм кебек булды анысы да, – дип сөйли Гүзәл Хәйруллина. – Ә инде Илшат Гайнетдиновның җыры исеме белән аталган «Юынчым - юанычым» авыл бәйрәмен булдыруның башында Люция белән Әсхәт Садыйковлар торды, алар чапты, халыкны да тарттылар. Әйтеп бетергесез шәп булды! Норлаттан Шәүкәт Миңнуллин белән Айнур Нурмиев алып барды, уеннарны үзебезнең Равил Шәйхуллин, Гөлсинә Борһанова оештырды. Авыл халкы бик актив булды, рәхәтләнеп катнашты. Хәтта 82 яшьлек Әлфия апа Ахунова да чүлмәк ватырга чыкты! Кунаклар да бик күп кайткан иде. Ә аларны матур итеп татар халык киемнәреннән авылдашлар каршылап, тәмле чәй белән сыйлады. Пылау да, коймаклар да пешеп торды һәм барысы да бушлай иде. Сәүдә нокталары, балалар мәйданчыклары эшләп торды. Шундый бәйрәм ясап, халыкның күңелен күргән өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт!



Ул көнне Рәмис Аббазов белән хатыны Гөлия Сәгыева (тамырлары Юынчыда), үзенең иҗатташ егетләре белән Илшат Гайнетдинов, Илназ Вәлиәхмәтов, Ландыш Низамиева һәм авыл үзешчәннәре, теләгән һәркем уен-көлке, җыр-тамашага бай мәйданны үз чыгышлары белән бизәгән. Биредә быел шәп сәхнә ясалган, чәй урыны бик матур итеп, сөлгеләр белән бизәлгән, утыра торган эскәмияләр янына ышык ясап агач ботаклары урнаштырылган. Кешеләргә уңайлы ял итү өчен барлык шартлар тудырылган.


Авыл бәйрәме булгач, әлбәттә инде, биредә яшәүче, хезмәт итүчеләрне дә хөрмәтләми мөмкин түгел. Монда да беркемне онытмаганнар: авылның иң өлкән кешеләре белән иң кечкенәләрен (ике бөртек) дә мәйданга чакырып бүләкләгәннәр. 15, 20, 25..., 55 ел бергә гомер итүче парлар да, «Красный Восток» савым комплексларында эшләүчеләр дә, кыр батырлары да читтә калмаган.

Үз вазифаларын яшь мулла Гатауллин Рәхимуллага тапшырган Галиәхмәт хәзрәт Ярхәмовны зурлап, ничә еллар Юынчыга иман юлында хезмәт күрсәткән өчен, барлык халык белән рәхмәт әйтеп, ялга озатканнар. Болар барысы да бик матур күренеш.
Ә инде күңел ачуга килгәндә, юынчылылар нинди генә уеннарда катнашмаган: бакча тачкасына кемне дә булса утыртып ярышу, капчык сугыш, чүлмәк ватыш, кашыкка пешмәгән йомырка куеп, көянтәгә сулы чиләк асып йөгерү, аякка сучинкә галошы киеп, ике кеше берәр аягына бер ирләр трусигы киеп узышу, гер күтәрү, куллар белән көч сынашу (армреслинг) һәм милли көрәш. Батыр калган Яшел Үзән егете Булат Ганиев тәкә һәм телевизор белән бүләкләнгән. Балаларның велосипедта узышуы, шулай ук, игътибарга лаек. Андый ярышның әле башка авылларда булганы юк иде бугай. Ат белән мотоциклга алмаш табылган.

Авыл бәйрәменнән фотоларны һәм видеоязмаларны ВК социаль челтәрендә «Юынчым – туган ягым, яшел бишек» авыл төркеменнән кереп карарга була. Аларны Рүзилә Сафиуллина бик күпләп урнаштырган һәм алардан күренгәнчә, Авыл бәйрәме чынлап та югары дәрәҗәдә оешканлык белән, бик эчтәлекле, күңелле узган.


Юынчылар көндезге чара белән генә тукталып калмыйча, кичен кабат мәйданга зәлидә –дискәтүккә җыелып, бәйрәмне төнге унбергәчә дәвам иткән. Ахырда, һавадагы йолдызлар янына салютныкылар да кушылып, авыл өстен аллы-гөлле нурга күмгән.
Менә, бәйрәм булса – шундый булсын ул! Афәрин юынчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев