Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Иң кечкенә сетка үрүчебезгә 3 яшь, иң өлкәненә – 80

Аларга безнең ярдәм кирәк!

Безнең Зур Күлбаш авылы мәдәният йортында, махсус хәрби операция игълан ителеп, авыллардан егетләрне хезмәт итәргә җыя башлауга, «Без аларга ярдәм итәргә тиеш, без бергә булачакбыз!» дигән максат куелды.

2022 елның сентябрь аеннан, иң беренче «Авылым җәүһәрләре» дип исемләнгән иҗат төркемебез белән берләшеп, егетләребезгә киткәндә үк медикаментлар биреп җибәрдек. Аннан соң авылдашларга да шундый игълан биреп, аларның теләктәшлек белдерүләренә инанып, зуррак масштабларда ярдәм туплый башладык.

 «Без монда окоплар казыйбыз, җылы одеяллар, капланыр өчен махсус сеткалар булса яхшы булыр иде», – дигән хәбәр килеп ирешүгә, эшләр тагы да кызып китте. Халык та бик теләп, тотылмый яткан урын җирләрен, мамык одеяллар, җылы киемнәр китерә башлады.

 «Сетка» сүзе генә һич тынгы бирмәде җанга, көн-төн аны юнәтү юлын эзләдек.

Рязань өлкәсенең Касимов шәһәреннән үк кайтарттык без ул сеткаларны. Күз карасы кебек көтеп алдык. Волонтёрлардан үрү техникасына өйрәнеп, кирәк-ярак­ларны юнәтеп, эшләрне башлап җибәрергә авылдашларның ярдәме бик күп булды. Һәр гаилә үзләре кулланмаган ак пәрдәләрен әзерләп, безгә тапшырды. Чүрчиле авылы апалары да пәрдәләрне кибеткә җыйды. Мин менеп кенә алдым, мең рәхмәт аларга! Үрү өчен җайланманы исә үзебезнекеләр – Илназ Мөхтәров, белән Алмаз Исмәгыйлев төнлә эштән соң кибеткә барып, кирәк-яракларны алып кайтып, иртәнгә ясап та куйды. Сетканың иң мөһим өлеше, кырыйларын үрү өчен җайланма гына табып булмады. Балыкчылар ятьмәсе үрү өчен кулланыла торган «челнок»ны ясау җаен Кад­рия апа уйлап табып, каты пластиктан кисеп алып килде. Китте эшләр гөрләп. Көнгә 6-7 сәгатьләп сетка үрә башладык. Үзебезнең авылларга гына түгел, сораган бар кешегә дә үреп бирә бардык, анда синеке-минеке юк, уртак бәла бит.

Иң кечкенә сетка үрүчебезгә 3 яшь, иң өлкәненә – 80!


Параллель рәвештә, шәһәрләре тар-мар ителеп, әти-әниләрсез калган балалар һәм йөкле хатыннар өчен киемнәр, памперс, бала ризыклары, дарулар тупладык. Аларны тапшыруга, җәрәхәтләнгән егетләр өчен эчке киемнәр, урын җирләр җыеп тапшырдык. Шулай ук азык-төлек, кирәк-ярак­лар да алдык. Хәйран гына күләмдә ярдәм күрсәтелде.


Күпмедер вакыттан соң, ятьмәләр үрергә махсус «Окс­форд 100» материалы ала башладык. Аның нәкъ менә безгә кирәкле төсләре бар, үзе җиңел, су үткәрми, тоткарламый. Кисүе генә бик ансат түгел, тагы да шул бер Кадрия апабыз гына кисә ала торган материал булып чыкты ул.
Менә шундый эшләр белән бүгенге көнгәчә кайнап яшибез, Аллаһка шөкер! Инде әллә ничә партия сетка кайтарылды, махсус шнурлар, җепләр, материаллар алынды.

Бер йөрәккә кереп калган хәлне дә язып үтим әле. Иң беренчеләрдән булып бәйләнгән сетканы, белмәгән тарафка, күмәк гуманитар ярдәм белән генә җибәргән идек, ул исә күрше авылда балалар табибы булып эшләүче Гөлназ апаның энесенә барып эләккән. Меңләгән солдат арасыннан нәкъ менә аңа.

«Без аны окоп өстенә тарттырып куйдык, ә төнлә безнең өскә дронга куелган шартлаткыч җибәргәннәр, ул менә шул ятмәгә чорналып шартлады. Ул булмаса безне юк иткән булыр иде. Кызларга зур рәхмәт, тагын шундыйны бәйләп җибәрсеннәр әле мөмкин булса», – дип язган егетебез.

Менә әле актык эш итеп, дүрт көн аңа дип сетка бәйләдек.


Киткән егетләребез, әти-улларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсын дип, һәр сетканы догалар укып үрәбез, соңыннан җыйганда теләкләр теләп тутырабыз. Раббым үзе ярдәменнән ташламасын. Сынауларны бердәм үтеп, тыныч ил-көннәрдә, балаларыбызны тигезлектә үстерүләр насыйп булсын!

Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Күлбаш мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев