Игътибар! Юка боз!
Норлат мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары өчен кышкы чорда сулыкларда үз-үзеңне тотуга багышланган мөһим әңгәмә узды.
Очрашуны мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина оештырды.
– Балаларга боз өстендә йөрүнең куркыныч булуы турында аңлаттык. Шулай ук күлләр һәм елгалар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Укучылар әңгәмәдә актив катнашты, сораулар бирде һәм мисаллар китерде. Очрашу ахырында балалар иминлек кагыйдәләрен үтәргә һәм өлкәннәрдән башка сулыкларга якын килмәскә вәгъдә итте, ؘ– дип сөйли Хөршидә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев