Яшел Үзән районының Әйшә авылы Молодежная урамы, 3нче йортта ике катлы бинаның ике яклы түбәсе өлешчә ишелгән.
Сәбәбе — карның бик күп җыелуы.
«Тормыш тәэмин итү системалары зыян күрмәгән. Газ торбасы өзелү куркынычы аркасында газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылды. Зыян күрүчеләр юк», — дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Идарәче компания бинаны тикшерә. Шәхси йорттан 30 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан, алар арасында 5 бала бар. Барысы да вакытлыча туганнарына күченгән.
Татар-информ
Нет комментариев