Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тагын биш балыкчыны коткарган

27 март көнне 14 сәгать тирәсендә 112 номерына, Васильево бистәсе янында Идел елгасында бозда өч балыкчы бүленеп калуы, берсенең билдән суда торуы турында хәбәр килә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан ПСО коткаручылары һәм ТР буенча ГУ ГИМС Үзәгенең Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре «Нептун-11» судносында вакыйга урынына юнәлә.

Чыннан да, елгада җирле чиркәүдән ерак түгел боз өстендә ярга якыная алмаган биш балыкчы табылган. Коткаручылар ир-атларны яр буена алып чыга, шуннан соң коткарылганнар, штрафка тартылудан куркып, исән-имин качып китә.

Тагын бер балыкчыны Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында патрульлек иткәндә коткарганнар. Боз ватылып, суга төшкән 71 яшьлек ир, ярдәм сорап кычкырган.

Балыкчыны коткаручылар судан тартып алып, ярга чыгаралар. Коткарылучы медицина ярдәменнән баш тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X