Яңа елга шәп бүләк
Карагуҗа авылы мәдәният йортына яңа ел алдыннан искиткеч бүләк ясаганнар.
- Гомер-гомергә Карауҗа авылы егетләренең “усал” дигән даннары йөрсә дә, беркайчан да “Начар”данын күтәрмәделәр алар. Татар-башкорт көрәшендә ирешкән уңышлары, биюдә булган осталыклары, гармунчы егетләре белән дан тотты безнең Карагуҗа авылы! Бүгенге көндә дә үз планкаларын төшерми яши алар. Авыл җирлегендә нинди генә сорау килеп тумасын, кырык эшләрен кырык якка ташлап, бер йодрык булып оешалар. Менә бүгенге көндә дә, авыл ,яшьләрен кайгыртып, күмәкләшеп, Карагуҗа авылы мәдәният йортына өстәл теннисы бүләк иттеләр. Кичке якларда барысы бергә җыелып шашка, шахмат, домино,өстәл теннисы уеннарын уйнап, аралашып, файдалы итеп, күңелле итеп яши безнең егетләр. Шуңадыр да, мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызы да, гомумән бөтен авыл халкы изге теләктә аларга. Барлык эшләгән яхшы эшләре өчен мең рәхмәтләр әйтеп,аларның һәркайсына саулык, бәхет, рәхәт тормыш теләп калабыз, - дип матур теләкләрен җиткерде Эльза Идиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев