Гап-гади авыл егете үз гомере турында уйламый, Ватаны өчен көрәшә
Батырлык күрсәтү, герой булу өчен күпме вакыт кирәк? Без күбрәк Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача узган ветераннар турында ишетеп беләбез. Әмма геройлык кылу өчен бер мизгел дә җитә. Сугыш башланганда ул әле яшүсмер генә була. 1943 елда гына фронтка китү, туган илен саклау хокукын ала.
Морзаханов Галләм Гыймади улы 1925 елның 27 мартында Татарстан республикасының хәзерге Зеленодольск районы Татар Наратлысы авылында – Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан крестьян, Көмеш Георгий хачы белән бүләкләнгән Гыймади Морзаханов гаиләсендә туган. Дүрт сыйныф укып, белем алгач, тракторчы булып эшли.
18 яшь тулгач, ноябрь аенда Галләмне РККА сафларына чакыралар һәм, кирәк бит, аңа бәхет елмая! Имән кебек нык егетне Днепр хәрби флотилиясенең 66нчы аерым отрядына билгелиләр. Отряд Идел флотилиясенең кызылфлотчыларыннан һәм Кара диңгез флоты морякларыннан формалашкан була. Биредә кызылфлотчылар һәм командирлар диңгездә һәм Сталинград янында каты сугышлар аша узып чыныккан. Галләм Морзаханов кебек яшьләргә чын геройларга тиңләшүдән башка чара калмый. Әлеге флотилия башка частьләр белән бергә Белоруссияне немец-фашист оккупантларыннан азат итүдә актив катнаша. Пинск шәһәрен штурмлаганда, десантник Галләм Морзаханов батырлык һәм зирәклек күрсәтә. Бронекатер, дошманның бертуктаусыз явып торган уты астында, дошман тылына үтеп керә һәм десант төшерә.
Отрядка катлаулы бурыч йөкләнә: шәһәргә керү юлларындагы күперне кулга төшереп, безнең гаскәрләр килеп җиткәнче саклап тотарга. Ә ул күпергә җиткәнче дистәләгән метр үлемне кичәргә кирәк. Йөзләгән тапкырга артык дошман көчләренә, нибары, 36 сугышчы каршы тора.
Отряд дошманнарга бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итә. Немецлар тимер-бетон ышыгыннан көчле пулемет уты ача. Морзаханов, гомерен куркыныч астына куеп, дошманның утлы ноктасын әйләнеп уза һәм аңа гранаталар ташлый. Юл ачыла. Алда, таш дивар артында, фашистларның хәрби әзерлектә торган 300 берәмлек техникалы автопаркы була. Десантниклар үзара: «Вәт бу машиналар безнекеләргә яхшы ярдәм булыр иде, ә!» – дип сөйләшеп ала.
Отряд сиздермичә генә автопаркны камап ала, эченә үтеп кереп, часовойларны «салдыра». Шулай итеп, безнең сугышчылар шәп трофея – 300 дошман машинасын кулга төшерә. Отрядның бер өлеше паркны саклап кала, ә калганнар күперне алырга китә. Күпер өчен сугыш көне буена сузыла. Әмма бу бурыч та үтәлә, безнең гаскәрләргә юл ачыла.
Күпер белән автопаркны кире кайтару өчен, дошман 12 һөҗүм ясап карый, ләкин барысы да уңышсызлыкка ирешә. Әлеге, Пинск шәһәрен азат иткән көнне Морзаханов каты яралана, тик операция ахырынача кулыннан коралын төшерми һәм сугыш кырын ташлап китми. Күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен, Морзахановка һәм тагын берничә иптәшенә, СССрның Югары Советы Указы нигезендә, 1945 елның 7 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Аның фотосурәте Белоруссия республикасы дәүләт музеенда саклана.
1944 елда, сәламәтлеге булмау сәбәпле, батыр якташыбыз демобилизацияләнә. Туган авылына кайта, шунда яши һәм эшли. Аннары Казанга күченә. 1950 елдан КПСС члены. Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Ленин ордены, I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. 1990 елның 25 маенда бакыйлыкка күчә. Казанның Татарлар зиратында җирләнә.
2015 елда Казан шәһәренең Совет районы территориясендәге урам каһарман якташыбыз исеме белән аталды. Яшел Үзән шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар аллеясында барельеф урнаштырылды. Татар Наратлысында Галләм Морзаханов яшәгән йортка мемориаль такта куелган. Яшел Үзән шәһәренең тарихимәдәни мирас музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәләр залы урнашкан, анда геройның батырлыклары турында кыскача белешмә, фотосурәтләр һәм шәхси әйберләр саклана.
Рус Әҗәле җирлегендә (Татар Наратлысы шунда керә) узган быелгы хисап сессиясендә Галләм Морзахановка авылларында һәйкәл яки, һичьюгы, бюст урнаштырырга кирәклеге мәсьәләсе күтәрелгән иде. Шундый герой якташыбыз исемен туган ягында мәңгеләштерү юнәлешендә башланган эш уңай хәл ителер һәм аны башкарып чыгу мөмкинлекләре табылыр дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев