Бу ялларда авыл җирлекләрендә бәйрәм – Нәүрүз гөрләде.
Олы ачасырлылар да читтә калмады
Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы ишегалдында җыр-бию тынмады, ярминкә гөрләде, килгән һәркем күңелле уеннарда катнашып, күңел ачты.
-Бу бәйрәмне инде без бик күп еллар уздырып киләбез. Күңелле уеннар, җыр-бию, ярминкә, мичтә пешкән коймак белэн чәй эчү дисеңме - болар барысы да бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә җиде төрле ярмадан пешкән тәмле ботка белән сыйлады. Киләсе бәйрәмнәрдә дә шулай бердәм булып, очрашырга насыйп булсын, - дип сөйли музей директоры Рәзинә Гатиятуллина.
Афәрин, райондашларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев