"Бәхетле балачак"  дип исемләнгән Сабантуй бәйрәме
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Бәхетле балачак" дип исемләнгән Сабантуй бәйрәме

Акьегет мәдәният йорты янында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән "Сабантуй" бәйрәме үткәрелде.

Әлеге бәйрәмдә халкыбызның милли уен - ярышлары уйнатылды. Бәйрәмгә килгән барлык балалар да бик актив булдылар. Соңыннан, уйнап арганнан соң, Ләйсән апалары пешергән бик тәмле коймак белән, чәй эчтеләр, тәм-томнар белән сыйландылар. 

Балалларның шат елмайган йөзләрен күрү, үзе бәхет бит ул.


Нет комментариев