Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Биредә кайчандыр асфальт юл булгандыр инде, тик аның бүген «а» хәрефе дә калмаган

#әйтәмәле

Бер районда яшәсәк тә, Карагуҗа авылын күргәнем юк иде. Вәт яшәп тә карыйлар, матур, төзек, заманча йортларны күреп, исем-акылым китте. Тырыш, булдыклы халык гомер итүе капка төпләреннән үк күренеп тора.

Ә менә юлларыыы... Үзәк урамны гына алыйк, биредә кайчандыр асфальт юл булгандыр инде, тик аның бүген «а» хәрефе дә калмаган. Ник ясамыйлар икән, дип гаҗәпкә калдым. Хәзер бит инде күп авылларда юллар ялт иткән, асфальт булмаса да, таш җәелгән. Ә монда чокыр-чакыр, машина белән йөрерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев