Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Бердәмлек тау-ташларны күчерергә сәләтле»

Олы Ачасыр авыл җирлегенең хисап сессиясе көне бик буранлы иде. Бураны буран инде, анысы урамда кала, иң мөһиме, клубында тыныч һәм җылы, җырлы һәм күргәзмәле булды. Бу очрашуны онлайн итеп уздырырга «Омикрон» җилләре әлегә бу тирәләргә килеп җитмәгән иде әле.  Олы Ачасырда, гадәттәгечә, очрашуларны оешкан төстә тыныч кына, ыгы-зыгысыз итеп уздыра беләләр. Мәдәният йорты  фойесында авыл халкы үз куллары белән ясаган, җитештергән әйберләрдән оештырылган күргәзмәсе дә ничектер башка җирлекләрдән аерылып торды дип әйтергә кирәк.  Җирлекнең «каймагы» җыелган диярсең. 

Рузалия Гомәрованың сөт ризыклары гына ни тора! Сөт – зур байлык. Сыерың бар һәм аны асрый аласың икән – табыннар мул, тамак тук була. Рузалия ханым,  сыер сөтеннән нинди ризык ясарга була, барысын да булдырып килгән. Аның продукциясен авылдашлары да яратып куллана, хәтта җитмичә дә кала икән.  Хезмәте авыр – җимеше татлы. 
Асия Шиһапова да шаккатырды безне. Өстәле тулы төрле маринадланган яшелчәсе, гөмбәсе, салат һәм аджикасы. Бер дә тик тора торган кешегә охшамаган, елның һәр фасылын файдага уздырадыр. Яшелчәсе дә бит бик тырышсаң гына өлгерә.  Күргәзмәдә куелганнар шул хакта сөйли. Гөмбә тозлау авыл халкына бик хас булмаса да, Асия ханым аны да үз итә икән. Гөмбәсен җыярга, яшелчәсен үстерергә, суын сибәргә, салатларын ясарга, әлбәттә, балалары һәм оныклары булыша. Афәрин! Монда шулай ук урта мәктәп, балалар бакчасы, музей әзерләгән күргәзмә турында аерым язарга булыр иде. 
(Язманы тулысынча газетабызның 12нче санында укый аласыз).

    
     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    рэхмэт сезгэ Яшел Узэн