«Бердәмлек тау-ташларны күчерергә сәләтле»
Олы Ачасыр авыл җирлегенең хисап сессиясе көне бик буранлы иде. Бураны буран инде, анысы урамда кала, иң мөһиме, клубында тыныч һәм җылы, җырлы һәм күргәзмәле булды. Бу очрашуны онлайн итеп уздырырга «Омикрон» җилләре әлегә бу тирәләргә килеп җитмәгән иде әле.
Олы Ачасырда, гадәттәгечә, очрашуларны оешкан төстә тыныч кына, ыгы-зыгысыз итеп уздыра беләләр. Мәдәният йорты фойесында авыл халкы үз куллары белән ясаган, җитештергән әйберләрдән оештырылган күргәзмәсе дә ничектер башка җирлекләрдән аерылып торды дип әйтергә кирәк. Җирлекнең «каймагы» җыелган диярсең.