Төрле дин әһелләре хоккей уйнады
Раифа тәрбия учреждениесе бозында «Руханилар җыелма командасы» һәм «Төнге Хоккей Лигасы җыелма командасы» хоккей уйнады.
Раифа тәрбия учреждениесе бозында «Духовенсство җыелма командасы» («Сборная Духовенства») һәм «Төнге Хоккей Лигасы җыелма командасы» («Сборная Ночной Хоккейной Лиги») хоккей командаларының матчы 7:7 исәбе белән тәмамланды.
“Кубок Дружбы - Дуслык” шәйбе белән хоккей буенча Бөтенроссия турниры Татарстанда икенче мәртәбә уза. Уникаль ярыш төрле дини конфессия кешеләрен берләштерде һәм ел саен Россиянең берничә шәһәренең хоккей коллективлары очрашуына әверелде. Чара Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән уздырыла.
Татарстан хоккей федерациясе вице-президенты, Казан хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов билгеләп үткәнчә, турнир - күпмилләтле республикабыз тормышында әһәмиятле вакыйга, шул ук вакытта дөньякүләм аналоглары булмаган бердәнбер, алкалы хоккей буенча конфессияара ярыш.
- Бу бер тапкыр уздырыла торган акция түгел. Без бу вакыйга традициягә әйләнсен, ел саен күбрәк чаралар булсын, ә командалар саны артсын өчен барысын да эшләячәкбез.
Инде быел турнир катнашучыларның географиясен киңәйтте, бу Россиянең 4 шәһәреннән 250 спортчы, аның кысаларында хоккейны популярлаштыруга юнәлтелгән 4 күрсәтмә матчы уздырылачак.
Андрей Рябов бу көннәрдә Кытайдагы җиңү өчен көрәшүче олимпиячеләребезгә дә уңышлар теләде.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән катнашучыларны башлык урынбасары Николай Бызин сәламләп: «Дружба – Дуслык турниры» халыкара танылу алды, ә Яшел Үзән районында тагын бер искиткеч спорт традициясе туды», - диде.
Матч 7:7 исәбе белән тәмамланды. "Төнге хоккей лигасы" командасында чыгыш ясаган Яшел Үзән егете Дмитрий Тимофеев иң күп - бишне гол кертте.
Бу җыелма команда буллитлар буенча 1:0 исәбе белән җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев