Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ялган документ өчен җәза катгый 

Сорау-җавап – Рәсми документлар ясаган өчен нинди җаваплылык каралган?

– Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 327нче маддәсе  рәсми документларны ялганлап ясаган, шулай ук белә торып ялган документ кулланган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота, – дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гый­м­ра­нова. – Хокук бирүче яки вазифадан азат итүчегә рәсми документны куллану яки сату максатларында ялганлап ясаган өчен 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән, ә мондый документтан файдаланган өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки хө­кем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә  6 айга кадәр кулга алу каралган. 
Эш бирүчеләрнең игъ­ти­барын документларның чынлыгын җентекләп тикшерү зарурлыгына, шулай ук законда билгеләнгән таләпләрне бозып, документларны тапшырган гражданнарны эшкә алуга юл куймау кирәклегенә юнәлтәбез.
Фальсификация билге­ләре ачыкланган очракта, кичекмәстән эчке эшләрнең территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев