Балалар мәйданчыгында чүп җыю – табигатькә сак караш тәрбияләү: Акъегет авылында балалар өмәгә чыкты
Һәр елның 5 июне – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Бу көн безнең планетаның киләчәге турында уйлану, табигатькә карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү өчен бик уңайлы мизгел.
Безнең әйләнә-тирә мохитнең киләчәге һәркайсыбызның гамәлләренә бәйле. Чүпне тиешле урынга ташлау, пластик куллануны киметү, су һәм электр энергиясен әрәм итмәү, агачлар утырту кебек гади адымнар да зур үзгәрешләргә юл ача.
Без барыбыз да: чүп-чарны үз артыбыздан җыештырырга, кәгазь һәм башка калдыкларны урамда ташлап калдырмаска, махсус чүп савытларына салырга кирәк икәнлеген беләбез. Әмма белү генә җитми – бу кагыйдәләрне көндәлек тормышта үтәү мөһим.
Әлеге мөһим көн уңаеннан Акъегет авылы балалар мәйданчыгындагы чүп-чарны җыйдылар. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада нәниләребез бик теләп катнашты.
– Балалар үз куллары белән чүп җыеп, аны тиешле савытларга салдылар. Алар өчен бу кечкенә генә түгел, бик мөһим тәҗрибә булды, – дип сөйли Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Бергәләп табигатебезне саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев