Бәчек авылы мәчетендә Яшел Үзән районы имамнары җыелды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек авылы мәчетендә Яшел Үзән районы имамнары җыелды

Максаты – дини эшчәнлекне алып барудагы уставтагы үзгәрешләр белән танышу, яңалыклар кертү, булган сорауларга җавап табу.

- Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан булдырылган медальне район Советы Аппаратының җитәкчесе Илнар Хантимеров иң өлкән хәзрәтләребезгә тапшырды. Булган мәсьәләләрне уртага салып хәл иттек һәм Коръән мәҗлесе дә уздырдык, – дип сөйли Бәчек имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин.


Нет комментариев