Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылның матурлыгы үзебездән тора

Җәй җитә, димәк тирә-юнебез тиздән чәчәкләргә күмеләчәк.

Олы Ачасырның иң актив апалары авыл уртасындагы паркта – җәйге бакчада чәчәкләр утыртты. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров та катнашты.

 
Авылның матурлыгы һәм чисталыгы бары үзебездән тора, җәмәгать. Паркка килгән бала-чага да чүп-чарны үз артыннан җыярга өйрәнсен иде. Авыл җирендә махсус җыештыручылар да, чәчәкләрнең чүпләрен утап, су сибүчеләр дә юк. Барысы да уртак тырышлык белән башкарыла. Сыерларын урамга чыгаручылар да азрак уйлансыннар иде, бер дә матур күренеш түгел. Авылның гүзәллегенә, чисталыгына битараф булмаган апаларыбызның хезмәтен бәялик. Һәм үз өлешебезне дә кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев