Авылларда каз өмәләре гөрли
Соңгы елларда кош-кортны күпләп асрыйлар районыбыз авылларында.
Җәй буе елга, күл буйларында сибелеп үскән каз-үрдәк авыл яшәешенә аерым ямь, бәрәкәт тә өсти.
Күгәй авылында яшәүче, ишегалды тутырып казлар үстерүче Гыйләҗевлар гаиләсе дә бу көннәрдә янә кошлар белән мәш килде. Әлеге гаиләдә өченче тапкыр каз өмәсе гөрләде. Бердәм булып эшләгәндә эшнең авырлыгы да юк бит ул. Ә соңыннан мул табын артында сыйланулары да ни тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев