Авылларда яшәүче райондашларыбыз белән көннән-көн күбрәк горурланабыз
Халыкның ниндилеге менә шушындый катлаулы һәм борчулы вакытларда беленә бит ул.
Ә безнең якта бердәм, кайгыртучан, юмарт, битараф булмаган кешеләр яши, шөкер. Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә беренче көннәрдән үк диярлек үз көчләре белән ярдәм оештырдылар. Идел Аръягындагы авылларның бу юнәлештәге эшчәнлеген Норлат активисткасы Роза Ягудина социаль челтәрләрдә гел яктыртып бара һәм безнең белән дә уртаклаша.
-Кичә безнең штабта эш кайнады. Авыллардан посылкалар китереп кенә тордылар. Бакырчы, Татар Танае, Зур Өтәк, Күгәй, Ачасыр, Урысбага, Акьегеттән. Бу юлы фронтка ике зур машина гуманитар ярдәм китә. Күп итеп одеяллар, мендәрләр, урын-җир әйберләре, госпитальгә матраслар, сөлгеләр, җылы киемнәр, оекбашлар, 10 маскировка челтәре, 50 тактик носилка, 30 пятиточечник, 30 жылы пояс, ашамлыклар, 60 упаковка су, гигиена кирәк-яраклары, 12000 сумлык дарулар, 250 окоп шәмнәре, сигаретлар җибәрәбез, - ди Роза ханым.
- Аллаһка шөкер, һәр авылда патриот дусларыбыз бар, аларга һәрвакыт ышанып була. Һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле райондашлар, көч ул – бердәмлектә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев