Авылдашыбыз Фәрит Зыятдинов тагын бер игелекле эш башкарды
Чишмә буйларын карап, чистартып тору изге эш
Тәрбияләп торганда гына шифалы, тәмле суы белән сөендерәчәк.
-Авылдашыбыз Фәрит Зыятдинов тагын бер игелекле эш башкарды: Изге Касыйм чишмәсендә металл баскычны буяуны оештырды. Буяу белән Алмаз Хәйруллин һәм Рәмзия Шиһапова ярдәм итте. Хәзер безнең төбәкнең истәлекле урыны тагын да матуррак һәм чистарак. Чишмәне карап торган барлык якташларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, - дип сөйли Норлат авылының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев