Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл үзенә тартты

Питрәч районының Күн авылыннан Казанга килеп урнашкан Резедә Гыйләҗетдинова, инде бөтенләйгә шәһәр кызы булып беттем дигәндә генә, чит ра йонга яшәргә кайта. Һәм бүген инде аңа Яшел Үзәннең Бишнә авылы туган ягы кебек якын. Резедә Биектау ра йонының Мәмдәл авылы егете Фәрит белән төзелеш идарәсендә хисапчы булып хезмәт юлын башлаган вакытта таныша.

Эшкә урнашып, бер ай үткәч, тулай торакта узган дискотекага бара һәм автокранчы булып эшләүче егет белән дә нәкъ шунда очрашалар. Бер ел бер-берсен сынагач, яшьләр гаилә корып җибәрә. Шушы ук тулай торакта аларга «малосемейка» бирәләр. Ике кызлары туа. Кыскасы, шәһәрчә генә яшәп ятканда, гаилә башлыгы кинәт кенә авылга кайтырга кирәк дигән карарга килә.


– Гаилә булып биш ел яшәдек. 1991 елны ирем, авылга кайтабыз, димәсенме? Авыл җире үзенә тарткандыр инде, мөгаен. Безнең, Бишнәдә бик рәхәт яшиләр икән, дигән сүзне ишеткән бар иде. Имеш фатир да бирәләр... Шулай итеп, тәвәкәлләдек тә, бөтенләй ят булган районга кайтып төпләндек. Совхоз йорт бирде, төзекләндердек. Ирем совхозда вахта автобусы йөртүчесе, ә мин балалар бакчасына тәрбия че булып урнаш тым. Бирегә кайткач, мин өченче кызымны таптым. 1998 елда инде авыл җирлегенә сәркатиб булып урнаштым. Бишнәгә килеп яшәгән беренче елларда нишләп бу авылда бер дә матур кеше юк икән дип уйлый идем. Алар миңа чит булганга шулай тоелган ахрысы. Хәзер бишнәлеләр үз туганнарым кебек якын, барысын да яратам, – дип сөйли Резедә апа.


Кайчандыр каланы үз иткән кызның авылга кайтып төпләнүенә һич кенә дә үкенгәне булмый. Киресенчә, шәһәргә барсам да, туеп кайтам, ди ул. Ә инде Фәрит абый өч кыздан соң бер малай да көткәндер әле, дигән соравыма гаилә башлыгы:

 

Дәвамын "Яшел Үзән"нең 85нче санында укыгыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев