Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегетлеләр Авыл көнен гөрләтте

Торган җир көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе.

Безнең туган җиребез – ямьле Акъегет авылы. Тылсымлы, сихри табигате, урман-кырлары, каенлыклары, тауларыболыннары, челтерәп аккан чишмәләре генә түгел, кешеләре дә матур аның. Авылыбызда тырыш, талантлы, бердәм халык яши. 

Менә шул уңган, бердәм авылдашлар белән «Имани» кизләве буенда «Саумысыз, авылдашлар!» дип исемләнгән Авыл көне гөрләп узды. Ямьле бәйрәм кичен тантаналы төстә ачып җибәргәннән соң, сүз Фиргать хәзрәт Биктаһировка бирелде. Ул авыл халкын бик матур шигъри юллар аша, бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Инеш бакчасының тирә-юнен карап торучы, кизләү буенда аллыгөлле матур чәчәкләр үстерүче авылдашыбыз Наилә апа Тимершинага истәлекле бүләк тапшырды. Шул ук көнне үзенең туган көнен билгеләп үтүче, кадерле тормыш иптәше Гөлшат белән 4 кыз тәрбияләп үстерүче Руслан Ганиевны да Фиргать хәзрәт бүләкләп, ихлас теләкләрен юллады.

Ленинград блокадасын кичкән, сугыш афәтен, тормышның ачы хәсрәтләрен күп күргән, олы хөрмәткә лаек авылдашыбыз Вафирә апа Вәлитованы 100 яшьлек юбилее белән Акъегет мәдәният йорты җитәкчесе Фирдүс Нотфуллин тәбрикләде. Вафирә апага нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләп, балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын, дигән теләк белән истәлекле бүләк тапшырды.

«Саумысыз, авылдашлар!» дип исемләнгән Авыл бәйрәме моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Ә бәйрәмнең иң тәмле өлеше, сыйныйгъмәт тулы өстәл, кайнар пылау авыз суларын китереп торды.

Авыл халкын искиткеч моңлы җырлары белән сөендергән кызларыбызга, күрше авыл егет-кызларына, милли, татар биюләрен бүләк иткән «Хыял» төркеменә, әлеге күркәм чараны үткәрү өчен матди яктан ярдәм күрсәткән Фиргать хәзрәткә, кибет хуҗасы Зөлфия апага, өстәл янында мәш килүче кызларга, тәмле пылау пешерүчеләргә, бөтен көчен, тырышлыгын куйган Акъегет мәдәният йорты җитәкчесе Фирдүс Гомәр улына һәм бәйрәмгә килгән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Гел шулай бердәм булыйк! Күңел ачу чараларында гына түгел, һәрвакыттагыча, авылның күмәк эшләрендә дә ярдәмләшеп, дус-тату булып яшик.

Рәшидә Борһанова. Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев