Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына күчтәнәчләр тапшырды
Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан Аллаһ Тәгалә язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә көтмәгәндә килә бу сынау.
Шул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып яшәүләре сокландыра да инде. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Республиканың бер генә төбәге дә әлеге ункөнлекне читләп узмый.
- Без дә, Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Һәрбарчабыз да бер җылы сүзме ул, физик яисә матди ярдәмме, мөмкинлегебездән чыгып, үзебезнең аларга булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтсәк иде, – дип сөйли мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев