Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылының Нәзер кисәгендә дә Урам бәйрәме булып узды

Безнең урам, матур урам

Җәй буе районыбыз авылларында төрледән-төрле чаралар, бәйрәмнәр узыдырылып кына торды. Аларның исемнәре төрле булса да, максаты бер – тормыш мәшәкатьләреннән, дөнья хәлләреннән арынып, азрак булса да ял итү, күңелне бушату, авылдашлар, якташлар белән очрашу, милли йолаларыбызны саклау, уеннарны яңарту.


Безнең Акъегет авылының Нәзер кисәгендә дә Урам бәйрәме булып узды. Һәм ул мул өстәл артында, җылы истәлекләргә бай булды. Әлеге очрашуга шушы урамда туып-үскән, хәзерге вакытта читтә гомер итсәләр дә, юк вакытларын бар итеп кайткан кунакларга бик зур рәхмәт. Өлкән буын кешеләренең киңәш-табышларын тыңлау – без, яшьләр өчен, үзе бер зур бәхет. Хәзергесе вакытта мәрхүм булган куршеләрне искә алу, урамыбыз исеменең килеп чыгу тарихы, барысы да искә төшерелде. Бәйрәмебез элеккеге халык җырларын башкару, төрле милли уеннар, татар халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды.
Кунакларның һәрберсе үзенең рәхмәтләрен әйтеп, дөньяларыбыз да тынычланып, көр күңел, шәп кәеф белән кабаттан очрашырга насыйп булса иде, дип таралышты. Урамыбыз бәйрәмен киләчәктә дә шулай бердәм күршеләр булып, дус-тату яшәп, уздырырга сүз куеш­тык.

Гөлназ Җиһаншина.
Акъегет 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев