Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылы мәктәбендә Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан төрле чаралар узган

31 май – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда «тәмәкесез көн» буларак билгеләп үтелә. Кабы төрле, зыяны – бер үк.

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлем сәбәпләре арасында тәмәке тарту да бар. 2030 елга «тәмәке эпидемия»сеннән вафат булучылар саны 8 миллионга җитәчәк, дигән…

Тәмәкнең зыяны елдан-ел арта. Белгечләр үлем белән тәмамланган үпкә рагының – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәк өянәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче булуын әйтә. Россиядә ир-атларның – 65, хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Болар – гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар.

Тарту-тартмау һәркемнең үзенә бәйле. Теләмәгән кешене берәү дә көчләп тарттырмый. Бу начар гадәткә укучы балалар, үсмерләр өйрәнүе аяныч, чөнки буыны да ныгып өлгермәгән үсмернең организмы нечкә, агуга тиз бирешүчән. Америка галиме Гуль исәпләвенчә, тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда, хәтер ныклыгы – 5, ятлау сәләте – 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка ким. Һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта, ди галимнәр. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле.

Акъегет белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре укучылар, Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар, яшьләр белән ел дәвамында, тәмәке тартуга каршы профилактик әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, викториналар үткәрә, кисәтү язмалары белән «Тәмәке төтененә Юк!», «Начар гадәтләрнең кеше организмына тәэсире» дип исемләнгән күргәзмәләр оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев