#әйтәмәле
Карагуҗа авылы халкы чаң суга!
Карагуҗа авылыннан шалтыратуым иде, кызлар. Борщевик – балтырган авыл кырыенда гына түгел, ә эчендә дә күренә башлады. Күрше Биектау районы Әлдермеш авылына барган идем, балтырган үскән басулар кап-кара булган. Хөкүмәт ярдәме белән эшкәрткәннәр, агулаганнар аны. Безнең районда да шулай эшләп булмыймы аны? Авыл уртасында үсеп утыруы бер дә күңелле түгел, вакытында чарасы күрелмәсә, тагын артачак кына.
Редакциядән: Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдиновага мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, механика ярдәмендә чабу, керә алган урыннарда казып алу эшләре инде бу атнада ук башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев