Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Исәнмесез кызлар.

Ачуымны баса алмаганнан шалтыратуым. Кич кырын гына көянтәләремне алып суга киттем. Гомер буе су ала торган колонкада су юк, аптырашта калдым. Баксаң бөтенләй ябып куйганнар икән бит.


Татар Танае авылының мәдәният йорты каршысында урнашкан бердәнбер чишмә суы килә торган колонканы ябып куйганнар. Аннан элек-электән һәм хәзер дә бидоннар, көянтә-чиләкләр белән чишмә суы алып кайта авыл халкы. Тик быел әлеге су колонкасы каршында яшәүче берәү, халык суны ала алмаслык итеп, борып, ябып куйган икән, чөнки бакчаларга су сиптерү сезоны башланды.
Ни өчен кемдер үзенең бәрәңге бакчасына көне-төне су сиптергәндә, халык сусыз тилмерергә тиеш? Гомумән, шулай эшләргә аның хакы бармы? Без моны болай гына калдырырга тиеш түгел бит инде, танайлылар?! Бу ни хәл бу? Авыл җирлеге башлыгы бу хәлне беләме икән соң әле, ник килеп тикшерми?
 

Редакциядән: Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:
 

– Бу проблеманы яхшы беләм, әлеге мәсьәлә бер ай элек килеп чыкты. Суны Илсур абый ябып куярга мәҗбүр булды, чөнки колонканың астан клапаны тотмый башлады. Системасы иске, мондый колонкалар хәзер юк диярлек инде. Монысы авылда соңгысы. Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы аларга хезмәт күрсәтми. Без аны үз көчебез белән карап килдек. Әлбәттә, колонканы бетерәсе килми. Бу чишмәдән килә торган беренче чыганак. Шуңа да, аны торгызу буенча төрле мөмкинлекләрне караячакбыз. Ә су сибү сезоны 1 июньнән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев