Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Менә шуны уйлап утырам әле, кызлар.

Дусларыбызның, туганнарыбызның 30га җитеп өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган балалары бар. Һәммәсенең дә машинасы, яхшы эше бар, ә гаилә корырлык пар таба алмыйлар. Яшьләр кайда кавышсын соң?!

Менә без кичен клубта, уеннарда, вичырда очраша, күрше авыл егетләре белән дә таныша идек. Күп­ләр клубта очрашып гаилә корды, матур гына яшәп яталар.

Ә безнең авылда шимбә һәм якшәмбе клуб эшләми. Башка сыймаслык хәл бит инде бу! Ул мәдәният йортын кем өчен төзеделәр икән соң? Өлкән яшьтәгеләр җыелып, чәй эчеп ятар өченме? Әйтмим, олылар белән дә төрле чаралар узсын, рәхәтләнеп буш вакытларын файдалы үткәрсеннәр, соң бит яшьләр турында да уйларга кирәктер азрак. Ялга кайткан студентлар, мәсәлән, кая барырга тиеш? Менә шуннан соң балалар гаилә кормый дип аптырап ятабыз инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев