Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме гөрләде

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында – көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра.

Ул – Уңыш бәйрәме. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар. Бу көнне мул итеп ризык пешергәннәр, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Бүген Әйшә урта мәктәбендә дә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә бездә кунакта” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Укучылар бу көнгә бик нык әзерләнеп килде. Алар Сөмбеләгә багышлап шигырьләр, җырлар башкардылар. Бергәләп табышмакларның җавапларын эзләделәр. Әкият иле буйлап сәяхәт иттеләр. Бәйрәм күңелле узды. Укучылар да, укытучыларына да афәрин диясе килә.

Эльвира Бачкова. Әйшә мәктәбенең туган тел укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев