Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә мәктәбендә «Яңа ел маҗаралары» дип исемләнгән Чыршы бәйрәме узды

Укучылар бу чарага бик нык әзерләнеп килгән иде. Алар Кыш бабай белән Кар кызы алып килгән матур әкиятне карады, бергәләп җырлады, биеде, тылсымлы әкият иленнән бергәләп сәяхәт итте.

– Кадерле, укучылар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, табыннар мул булсын! – дип яза безгә Әйшә мәктәбеннән Эльвира Бачкова.

Әйшә мәктәбе ел әйләнәсе «Яшел Үзән» белән тыгыз элемтәдә торды. Нинди генә чара уздырсалар да, безгә хәбәр иттеләр. Шулай актив булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа елда да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев